Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе дәвам итә
2013 елның 12 августы, дүшәмбе
Быел Татарстанда 36 меңнән күбрәк бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Аларның 6 меңнән артыгы халык ярдәменә мохтаҗ. Нәниләргә булышу йөзеннән республикада 6 ел дәвамында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уздырыла.
Акцияне үткәрү дәвамында барлыгы 105 меңнән артык беренче сыйныф укучысына 75 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Чарада 500дән артык коммерция оешмасы һәм 300 тирәсе артык шәхси эшмәкәрләр катнашкан. Узган ел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясендә 20 меңнән артык беренче сыйныф һәм 10 меңгә якын 2-11 сыйныф укучысына махсус ярдәм күрсәтелгән. Җыелган акчаның гомуми күләме исә 17,5 миллион сум тәшкил иткән.
Быел бу акция узган атна ахырында башланып китте. Аңа стартны Татарстан Президенты шәхсән үзе бирде. «Һәрбер бала беренчел белемнәрне мәктәптә туплый. Алар анда барысы да бертигез булырга тиеш. Барлык әти-әниләр дә балаларын тиешле уку әсбаплары белән тәэмин итә алмаганга гына, аларны бүлеп карау ярамый», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.
Чыннан да, әлеге акциянең төп максаты - нәкъ менә ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү. Күпбалалы, әти-әниләре эшсез яки инвалид булган гаиләләргә, беренче сыйныфка баручы мөмкинлекләре чикле балаларга, ятим калган нәниләргә аеруча зур игътибар биреләчәк. Башка еллардагы кебек үк, быел да беренче сыйныф укучыларына гына түгел, ә башка югарырак классларда белем алучыларга да ярдәм кулы сузарга планлаштыралар. Булышуга мохтаҗ андый укучылар саны якынча 2 мең.
Балаларга бүләк ителәчәк мәктәп сумкалары традицион рәвештә дәфтәрләр, каләм һәм карандашлар, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәк-яраклар белән тулыландырылачак. Әле алай гына да түгел, әгәр дә кирәк дип табылса, комплектка мәктәп тарафыннан билгеләнгән махсус форма да өстәлә.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, акциядә төрле оешма-предприятеләр һәм шәхси эшмәкәрләр генә түгел, ә гади халык та катнаша ала. Моның өчен акчаны түбәндәге хисапка юлларга кирәк.
Благотворительный фонд АК БАРС СОЗИДАНИЕ»
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
корреспондентский счет 30101810000000000805
назначение платежа «Помоги собраться в школу»
Тулырак мәгълүматны (843) 519-38-53 телефонына шалтыратып, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондыннан алырга мөмкин.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз