Мәскәүдә «Мин - Остаз» форумы узачак

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

«Мин - Остаз» Бөтенроссия форумында катнашуга онлайн-теркәлү ачылды, ул 23-24 мартта «Олимп-холл» конгресс-күргәзмә комплексында узачак. Форумны Россия Мәгариф министрлыгы, Россия мәгариф академиясе, "Россия остазлары" балалар һәм яшьләр остазларының Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, Президент грантлары фонды ярдәмендә Җиңү музее оештыра.

Чарада педагоглар, тәрбиячеләр, психологлар, вожатыйлар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, ата-аналар, министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре, депутатлар корпусы, Россия Геройлары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары катнашачак.

«Мин - Остаз» Бөтенроссия форумында катнашучылар өчен 22 һәм 25 мартта Җиңү музее «Заветам верны» күргәзмә экспозициясен оештыра.

Форумда катнашуга чараның рәсми сайтында теркәлергә мөмкин.

Үткәрү көннәре: 2023 елның 23-24 марты.

Үткәрү урыны: «Олимп-холл» конгресс-күргәзмә комплексы, Мәскәү шәһәре, Яңа Арбат ур., 36 й.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International