Россия Фәннәр академиясенең аналитик химия буенча Фәнни советы премиясенә КФУ профессоры лаек булды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Электрик сенсор системаларын үстерүдә Геннадий Евтюгинның  уңышлары билгеләп үтелде.

Россия Фәннәр академиясенең аналитик химия буенча Фәнни советы карары белән, электрохимик сенсор системаларын үстерүдәге зур уңышлары  һәм РФА аналитик химия буенча Фәнни советында актив эшчәнлеге өчен, Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының аналитик химия кафедрасы мөдире, профессор Геннадий Евтюгин бүләкләнде.

Геннадий Евтюгинга премия 26 сентябрьдә РФА Фәннәр советының аналитик химия буенча сессиясендә биреләчәк. Шуннан соң КФУ профессоры сессиядә катнашучыларга аның җитәкчелегендә Казан университетында алып барыла торган эшләр турында сөйләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International