Татарстанда туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсы башланды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

28 - 29 мартта кадәр Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарының 27 нче гимназиясе базасында (Казан шәһәре, Нурсолтан Назарбаев ур., 48 йорт) туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уздырыла.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 мартта 18.00 сәгатьтә «Хөррият» кафесында (Казан шәһәре, Петербург урамы, 57 йорт) узачак. Конкурс «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022-2023 уку елына эш планы нигезендә уздырыла. Конкурс 2007 елдан үткәрелә башлады.

Сораулар белән мөрәҗәгать  итәргә  мөмкин : Сахбиева Лилия Таҗетдин кызы - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы консультанты. Тел. (843)294-95-10, e-mail: Liliya.Sahbieva@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International