Педагог һәм остаз елында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Россиянең педагогик династияләре» масштаблы онлайн-проектын эшләтеп җибәрә. Проект сайтында буыннан-буынга үз язмышларын балаларга белеме һәм тәрбия бирү белән бәйләгән . укытучылар гаиләләренең тарихлары һәм фотоархивлары бастырылачак.
Проектта катнашучыларның күбесенең гомуми һөнәри стажы берничә гасыр тәшкил итә, ә педагогик гаилә әгъзалары саны 20 һәм аннан да күбрәк кеше. Алар арасында укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, көллият һәм югары уку йортлары укытучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары да бар.
Һәр династиянең үзенең кабатланмас тарихы бар. Бу гаиләләрнең күп вәкилләре үз төбәкләренең мәгариф системасына беренчеләрдән булып кереп киткәннәр. Алар мәктәпләр ачкан, педагогик коллективлар белән җитәкчелек иткән, уникаль проектлар булдырган, шуның аркасында аларның уку йортлары үз шәһәрләреннән һәм авылларыннан читтә дә билгеле булган. Шунысы мөһим, педагогик династияләр яшьләрнең укытучылар профессиясенә булган кызыксынуын арттыруга өлеш кертәләр. Педагогик династияләр педагог һәм остаз елы тәмамлангач дөньяга чыгачак электрон альманахка кертеләчәкләр . Ул укытучылар гаиләләре турында хикәяләр һәм кызыклы фактларны, уникаль фотосурәтләрне, шулай ук төрле буын педагогларының истәлекләрен берләштерәчәк.
Педагог һәм остаз елы дәвамында педагогик династияләр вәкилләре белән интервью “Россия мәгарифе” федераль порталында урнаштырылачак. Укытучылар үз гаиләләренең тарихы турында гына түгел, һөнәри осталык серләре белән дә тәфсилләп уртаклашачаклар.