Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында «Укытучы булу - шәп!» дигән республика психолог-педагогик сыйныфлар слеты старт алды. Очрашу дистәләрчә укучыларны һәм педагогларны, шулай ук Татарстанның гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен берләштерде.
«Бүген Татарстанда психологик-педагогик юнәлештәге профильле сыйныфлар челтәре үсеш ала. Хәзер алар 150 мәктәптә бар һәм тормышларын педагогика белән бәйләргә планлаштыручы 3,5 меңнән артык укучы , барлыгы 180 педкласс. Бу сыйныфларда 200дән артык сыйныф җитәкчесе эшли», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Ул билгеләгәнчә, слет педагог һәм остаз елына багышланган чаралар кысаларында үткәрелә. Төп максаты – укытучы һөнәренә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, педагогик эшчәнлекнең үзенчәлеген чагылдыра торган кыйммәтләр системасында укучыларга юнәлеш бирү, шулай ук һөнәри мәнфәгатьләрне һәм үзбилгеләнүне үстерү.