Әлмәттән Айгөл Хәбибуллина иң яхшы татар теле укытучысы булды

2023 елның 31 марты, җомга

28-29 март көннәрендә Казанның Вахитов районының 27 нче гимназиясе базасында туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.

Гран-при медаленә Әлмәт шәһәренең 1 нче интернат-лицееның татар теле укытучысы Хәбибуллина Айгөл Фәнзил кызы лаек булды.

Җиңүчеләр:       Майорова Кристина Илдар кызы, Бөгелмә районының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУнең туган (рус) теле укытучысы, Заһидуллина Рузилә Рамазан кызы, «Биектау 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең туган (татар) теле укытучысы,  Андреева Людмила Михайловна, Кукмара районының «Лельвижская урта мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең туган (удмурт) теле укытучысы,  Насыйрова Идалия Сәгыйть кызы, Саратов өлкәсе «Советлар Союзы Герое Г.Г.Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясе» МУ туган (татар) теле укытучысы.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 мартта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан халыклары ассамблеясе вәкилләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International