Кытай теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы иң яхшылар арасында

2023 елның 31 марты, җомга

24-28 март көннәрендә Мәскәү дәүләт лингвистика университетында өч фән: испан, итальян һәм кытай телләре буенча мәктәп укучыларының өтенроссия олимпиадаларының финал сынаулары узды.

Беренче (язмача) турда өлкән сыйныф укучылары лексика, грамматика буенча биремнәрне үтәделәр, чит телне иҗади биремдә үзләштерүләрен күрсәттеләр. Моннан тыш, кытай теле буенча катнашучылар рус телендә изложение яздылар, шулай ук креатив хат язып кытай телен белүләрен күрсәттеләр.

24-28 март көннәрендә Мәскәү дәүләт лингвистика университетында өч фән: испан, итальян һәм кытай телләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадаларының финал сынаулары узды. Испан һәм итальян телләре буенча олимпиаданың икенче (телдән) туры үз фикерләрен төрле темаларга белдерә белүгә юнәлдерелгән иде. Кытай теле буенча олимпиадада шулай ук командада эшли белү бәяләнде. Татарстан командасы кытай теле буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International