Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Төмәндә милли гимназия: хыялдан – чынбарлыкка
2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Татарстанның нинди генә район һәм авылына яки Россиянең кайсы гына шәһәр һәм төбәгенә барып чыксам да, бер генә булса да белем бирү йортын барып карарга тырышам. Кайда ничек эшләүләре белән танышуны гадәткә керттем шулай. Дөрес, барыбыз да бер Россия Федерациясендә яшибез, уку-укыту да «Мәгариф турында»гы уртак закон нигезендә алып барыла. Шулай да һәр мәктәпнең үзенә генә хас үзенчәлеге булмый калмый.
Чит субъектлардагы белем бирү учаклары игътибарымны аеруча җәлеп итә. Үзебездәге татар мәктәп-гимназияләренең хәле барыбызга да мәгълүм, менә илнең башка почмакларындагы кардәшләребездә ничегрәк икән?
Күптән түгел Төмәндә булырга туры килде. Анда татарлар күпләп гомер кичерә. Соңгы рәсми мәгълүматлар буенча, өлкәдәге милләттәшләребезнең саны 240 меңгә җитә икән. Төбәктә 55 татар мәктәбе бар. Бу урында «булган» дию дөресрәк булыр, мөгаен, ник дигәндә, хәзерге көндә әлеге мәктәпләргә этномәдәни дигән статус бирелгән. Узган уку елында бераз гына булса да «татарлык» хас 70ләп белем бирү йорты исәпләнгән. Кызганыч ки, бүген бу этномәдәни мәктәпләрдә тел һәм әдәбият кына татар телендә алып барыла. Укыту планы буенча өч меңгә якын бала атнасына берәр тапкыр туган телдә дәрес алу мөмкинлегенә ия.
Балалар бакчаларында да артка китеш сизелә. Төмән, Түбән Тәүде, Ялутор һәм Яркәү районнарындагы мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләренең җидесендә генә тәрбияви процесс татар телендә алып барыла. Югыйсә болар – өлкәнең татарлар иң күп яши торган районнары.
Ә булган бит шундый заманалар, 1993 елда Төмән дәүләт университетында профессор Хәнисә Алишина җитәкчелегендә татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылган, ул 250ләп туган тел белгече әзерләп чыгарган. Тубыл социаль-педагогия академиясе дә мәктәпләрне югары белемле татар теле белгечләре белән тәэмин итеп торган. Тик хәзер аларны шулай искә алырга гына калган инде. Академиядә быел бу юнәлештә укучы соңгы курс чыгарыла. Төмән университетында аспирантура бар. Бүген анда көндезге бүлектә бер аспирант һәм җиде кандидатлык дәрәҗәсенә ия булырга теләүче белем ала. Шуның белән шул. Офыкта өлкәдә татар теленең хәлен яхшыртырдай башка чаралар күренми.
Менә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Төмәндә 500 балага исәпләнгән татар гимназиясе ачу турында хыяллана икән. «Җирле хакимият белән сөйләшүләр башланды, алар каршы түгел», – ди Ринат әфәнде. Бу буш җирлектә генә туган хыял түгелдер, билгеле. Димәк, ихтыяҗ бар. Татарстанның Нурлат районының элеккеге җитәкчесе, авыз тутырып: «Нәрсәгә кирәк ул татар гимназияләре, татар балалары русча белмиме әллә?» – дип торганда, әллә кайдагы Себер якларында милли белем бирү йорты ачылса, ничек шәп булыр иде, ә!
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз