Э. Фаттахов: «ТР Мәгариф һәм фән министрлыгындагы милли бүлек идарә итеп үзгәртеләчәк»

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

Анда республика, чит төбәкләр белән эшләүче, шулай ук милли дә­реслекләр буенча өч бүлек булдырылачак. Бу хакта кичә республиканың Халыклар Дуслыгы йортында узган милли мәгарифкә багышланган төбәк­ара киңәшмәдә ТР Премьер-минис­тры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.

Министрлык төбәкләр белән элемтәләрне тагын да ныгытырга җыена. Дөрес, бу эш моңа кадәр дә башкарыла иде. Әмма министр әле­ге эштән тулысынча канәгать түгел. Республикадагы 49 берәмлекнең һәркайсына илдәге берничә төбәк белән эшләү беркетелгән булса, быел әлеге боерык яңартылган. Хә­зерге вакытта Россиянең 26 төбә­гендә, ягъни 1305 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыту оештырылган. “Без Уфа һәм Екатеринбургтагы татар мәктәпләре бе­лән элемтәдә торабыз. Аларны дә­рес­лекләр белән тәэмин итәргә тырышабыз, укытучылар белән очрашулар уздырабыз. Башкортстан бе­лән 8 ел дәвамында КВН үткәрәбез. Ә менә Екатеринбург (андагы 16 мәктәп белән эшлиләр) белән күптән түгел генә хезмәттәшлек итә башладык. Быел апрель аенда аларны үзебезгә чакырдык. Свердлау өлкә­се белгечләре шәһәрнең мәгариф системасы белән кызыксынды, бик канәгать булып кайтып киттеләр. Нә­ти­җәдә анда татар теле сәгать­ләренең саны бергә арттырылган”, – ди Чаллының мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсенең төп белгече Халидә Шабалина. Министр башка районнарга да Чаллы үрнә­гендә эшләргә тәкъдим итте.

Милли мәгариф өлкәсендә нинди үзгәрешләр көтелә? “Ана теле” проекты 9 дәрәҗәдә эшли башлады. 1 гыйнвардан ул тулысынча тормышка ашырылачак. Аннан 10 мең кулланучы файдалана ала. Хәзерге вакытта “ТР телләре турындагы” про­грамма эшләнә. Ул бик катлаулы, әмма реаль эшләүче программа булачак. Программа Телләр фонды булдыру, татар телен сертификация­ләү һәм башка актуаль мәсьәләләрне үз  эченә   ала. Телне серти­фика­ция­ләү, ягъни аның дәрәҗәләрен булдыру дәүләт хезмәткәрләренең татар телен нинди дәрәҗәдә белүен ачык­ларга ярдәм итәр”, – ди респуб­ликаның баш педагогы Энгель Нә­вапович.

Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты җитәк­чесе Ринат Закиров белдер­гәнчә, әгәр безнең министрлык алга таба да шушы юнәлештә барса, милли мәгарифнең ки­лә­чәге өметле булачак. Татар бакчалары, мәктәпләре булмаса, туган телне яшәтә алмаячакбыз. Бүген Свердлау өлкә­сендә йөзләгән, Красноярск өлкәсендә 30дан артык татар авылы булса да, аларның нибары өчесендә генә татарча укытыла икән. “Әгәр татарча укытырга телибез дисез икән, без сезгә фәнни-методик яктан яр­дәм итәргә әзербез. Шундый хәл булган иде: Красноярскидагы Пиров районында татарча укытырга теләсәләр дә, мә­гариф бүлеге каршы килгән. Шуннан соң Владимир Путинга хат язганнар. Нәтиҗәдә әлеге мәктәп инде дүрт ел татар телендә белем бирә. Мондый күренешләр күбрәк булсын иде”, – диде Ринат Зиннурович.

Башкалабызның барлык фәннәрне дә татар телендә өйрәтүче Камәрия Хәмидул­лина җитәкләгән Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең эшчәнлеге күпләргә өлге булып тора. Укучылары татарча укыса да, русчаны дөбердәтеп сөйләшә, диләр әлеге белем йорты турында. Биредә татар теле “ана теле” дип кадерләп йөртелә. Расписаниедә дә шулай дип язылган икән. Туган телне “үз әниеңне аңлау теле” дип кабул итәләр. Гадәттә, әти-әниләр төгәл фәннәрне татарча укытуны хупламый. Янәсе, балалары бердәм дәүләт имтиханнарын бирә алмаячак. Гим­назиядә укучылар БДИны уңышлы тапшыра. Әйтик, химия сынавын гына алыйк. Быел әлеге фән буенча уртача балл 90,2не тәшкил итә. Дүрт укучылары 100 баллга тапшырган. Бер елны да химияне “3”легә биргәне юк. Яңа федераль белем бирү стандартларына күчү сәбәпле, яңа буын дәрес­лек­ләре әзер­ләү дә республика өчен актуаль булып тора. Минис­трлык­ның укыту-мето­дик әсбаплар белән тәэмин итү бүлеге секторы мөдире Әнисә Морозова белдергәнчә, 2013-2014 уку елы өчен министрлык һәм төбәк нәшриятлары белән бер­лектә 30дан артык татар теле һәм әдәбияты, әдәби уку һәм 19 федераль югарылыктагы дә­рес­лек бастырылып, мәктәп­ләргә таратылган. 1-4 сыйныф укучылары өчен татар теле һәм уку дәреслекләре Мәскәү­гә экспертизага җибәрелгән. Нәтиҗәләр уңай булганда безнең дәреслекләрнең федераль исемлеккә керү мөмкин­леге бар. Шунысын да әйтергә кирәк: киләсе елда тугызынчы сыйныфлар тулысынча татар теленнән сынауны яңа формада тапшыруга күчәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International