Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Татар малае - 2023» һәм «Татар кызы - 2023» мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында тәрбияләнүчеләр арасында шәһәр конкурсы финалы булды. Конкурслар Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елына һәм Россиядә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган.
Конкурс 3 турда узды, конкурсантлар төрле этапларда үзләре, гаиләләре, туган телне яратулары, татар халкының мавыгулары һәм мәдәнияте турында сөйләделәр.
III тур нәтиҗәләре буенча финалга 6 малай һәм 6 кыз чыкты. Бу Яр Чаллы шәһәренең 1, 4, 28, 55, 77, 81, 82, 98, 100, 104, 108, 130 номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр.