Татарстанда 22 апрельдә «Профессионалитет» федераль проектының Бердәм ачык ишекләр көне узачак. Ачык ишекләр көне, Татарстан гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны Россия икътисадының өстенлекле тармаклары һәм һөнәр, белгечлекләр буенча кирәкле һөнәрләр белән таныштыруга юнәлтелгән чаралар комплексы ул.
«Профессионалитет» федераль проекты Мәгариф министрлыгы инициативасы белән эшли башлады. Ул бизнес һәм көллиятләр арасындагы хезмәттәшлеккә нигезләнгән. Татарстанда «Профессионалитет» федераль проектында катнашучылар: Алабуга политехника көллияте, Чаллы политехника көллияте», Әлмәт политехника техникумы» , «Кукмара аграр көллияте.