22 апрельдә көллиятләрдә һәм техникумнарда «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында бердәм ачык ишекләр көне узачак

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Урта һөнәри белем бирүгә  яшьләр арасында ихтыяҗ бар: 9 нчы сыйныфтан соң, 60% укучы көллияткә    керә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларның 70%тан артыгы укуын тәмамлаганнан соң ук эшкә урнаша, ә «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру укыту программаларын мөмкин кадәр гамәли юнәлешле итәргә мөмкинлек бирде. Быел көллиятләрдә һәм техникумнарда үз белемен дәвам итәргә планлаштыручылар өчен 22 апрельдә «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында бердәм ачык ишекләр  көне узачак. Бу хакта «Навигатор абитуриента: колледжи России 2023» еллык тикшеренү чыгышына багышланган «Россия бүген» МИА матбугат конференциясендә сүз барды. «Профессионалитет»та эш бирүче белем бирү-җитештерү кластерына кергәндә эшче кадрларга заказ бирә  торган шартлар тудырылган. Эшкә урнашу күрсәткече 70% тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Россия Мәгариф министрлыгы департаменты директоры урынбасары.

Укучыларга алга таба нинди һөнәр сайларга ярдәм итү өчен Россия Мәгариф министрлыгы эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International