Россиядә 2026 ел ахырына кадәр "Профессионалитет" программасы буенча 900 тирәсе кластер булдырылачак

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Союзлар йортында Россия Федерациясе Федераль Җыены каршындагы Россия Федерациясе Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында чыгыш ясады. Ул урта һөнәри белем бирү системасын үстерү, аерым алганда, “Профессионалитет” федераль проектын гамәлгә ашыру һәм һөнәри осталык чемпионатларын уздыру турында сөйләде.

 "2023 елда без "Профессионалитет" федераль проектын киңәйттек, кече һәм урта бизнесны керттек. Инде Россия Президентының Юлламасында проектны киңәйтү, шул исәптән робот техникасы һәм оборона-сәнәгать комплексы белгечләре әзерләү буенча куелган бурычны гамәлгә ашыруга керештеләр. 2026 ел ахырына Россия Федерациясенең барлык 89 субъектында 900 тирәсе кластер булдырылачак. Бу икътисадның һәм сәнәгатьнең барлык төп тармаклары буенча кадрлар әзерләгәндә тармак алымына күчәргә мөмкинлек бирәчәк. Без көллиятләрнең 50%тан артыгы "Профессионалитет" проектына кушылачагын планлаштырабыз, - диде Сергей Кравцов.Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, Россиядә 3,5 меңнән артык көллият бар, аларда 3,5 млн укучы белем ала, 493 һөнәр һәм белгечлек үзләштерелә. 

Проект икътисадның һәм сәнәгатьнең сигез төп тармагы буенча гамәлгә ашырыла, агымдагы елда яңа юнәлешләр өстәләчәк, шул исәптән кече һәм урта бизнес. Өстәмә рәвештә 2024 елдан башлап электрон сәнәгать һәм робот техникасы индустриясе өлкәсендә кластерлар төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International