22 апрель көнне “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында Кукмара аграр көллиятендә бердәм Ачык ишекләр көне узды.
Акцияне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Кукмара аграр көллияте - Татарстан Республикасының «Авыл хуҗалыгы» кластерының төп мәйданчыгы. Чарада Олы Сәрдек, Сәрдекбаш һ.б. мәктзпләрнең 9 нчы сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты.
Кунаклар өчен көллият , уку кабинетлары һәм белгечлекләр буенча остаханәләр буенча экскурсия үткәрелде.
Ә очрашу көллият ашханәсендә тәмамланды, анда кунакларны кайнар чәй һәм булачак пешекче-кондитерлар пешергән тәмле камыр ризыклары көтә иде.