Программа һөнәри белем бирүне модернизацияләүгә һәм кадрлар әзерләү өчен җаваплы белгечләрнең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Программада катнашучылар - белем бирү процессы траекториясен төзи торган һәм көллият укытучылары белән бергә программаларны формалаштыру һәм корректировкалау өчен җавап бирә торган методистлар. Программаның мөһим өлеше җитештерү предприятиеләрендә практик әзерлек булачак. Стажировкалар методистларга технологик циклларны, предприятиедә хезмәт иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен, сакчыл җитештерүне гамәлгә кертүне һәм башка алдынгы технологияләрне өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Белгечләрне укыту 2023 елның сентябрендә тәмамланачак. Методистлар аттестация вакытында уку процессына яңа белем бирү технологияләре кертүнең реаль юл карталарын яклаячак.
«Профессионалитет» проекты турында тулырак мәгълүмат Россия Мәгариф министрлыгы сайтының махсус бүлегендә урнаштырылган.
Тэги: #Профессионалитет