Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәктәп формасы кире кайта
2013 елның 19 августы, дүшәмбе
1 сентябрьдән Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, мәҗбүри мәктәп формасы кертеләчәк. Аның нинди булачагын, нинди тукымадан тегеләчәген һәр мәктәп үзе хәл итә.
Ата-аналарның бурычы - баланы мәктәп формасы белән тәэмин итү. Балага нәрсә кидерим дип көн саен баш ватканчы, бер тапкыр 2-3 мең сумга костюм сатып алуың күпкә җиңелрәк бит. Соңгы вакытка кадәр мәктәп формасы мәҗбүри булмаса да, республиканың 29 районында аны керттеләр инде. Биредә Казан мәктәпләре дә чыгарма түгел.
Мисал өчен, башкаланың 7 нче гимназиясендә уку йорты ачылган көннән бирле мәктәп формасы мәҗбүри. Малайлар һәм кызлар куе зәңгәр төстәге костюмнан һәм ак күлмәктән йөри, бернинди бизәкләр булмаска тиеш, төсле кофталар кияргә, бизәнү әйберләре тагарга ярамый - әлеге кагыйдәләр гимназия уставында язылган.
- Бердәм мәктәп формасы игътибарны читкә юнәлдерми. Моннан тыш, ул социаль чикләрне юкка чыгара, - дип саный 7 нче гимназия директоры Любовь Кочнева. - Гаиләләрнең матди хәле бер-берсеннән шактый аерыла, балалар арасында төрлесе бар, кайберәүләрнең купшы киенәсе килә, ә форма барысын да тигезләп куя. Башкалардан аерылып торасың киләме? Тырышып укы, бөтен талантыңны эшкә җик. Яхшы компанияләрдә дресс-код мәҗбүри һәм безнең укучылар мәктәпне тәмамлагач та, кагыйдәләргә җиңел яраклаша.
Шул ук вакытта бердәм мәктәп формасы төрле булырга мөмкин. Татарстан Министрлар Кабинеты укучыларның киеменә карата гомуми таләпләрне генә раслый, мәктәпләр исә форманы укучылар һәм ата-аналарның фикерен исәпкә алып, мөстәкыйль рәвештә сайларга хокуклы.
Мисал өчен, Минзәләнең 1 нче урта мәктәбендә укучы кызлар совет заманындагы кебек көрән күлмәк һәм ак алъяпкыч киячәк. Мәктәп директоры Валентина Яковлева сүзләренчә, моңарчы малайлар да, кызлар да соры костюмнардан йөргән, ләкин хәзер кызлар өчен мәктәп формасының классик вариантын сайлаганнар, чөнки ул бүген дә актуальлеген югалтмый. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары тикмәгә генә совет чоры үрнәгендәге күлмәк һәм алъяпкычлар кими бит. “Ә малайлар соры костюмнардан йөриячәк”, - дип төгәллек кертә Валентина Яковлева.
Сарман районы Җәлил бистәсенең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче урта мәктәбе директоры Гөлшат Идрисова да совет чорындагы мәктәп формасыннан да яхшырак кием әлегә уйлап табылмаган, дип саный. Һичьюгы кызлар өчен: “Ул шундый матур, пөхтә, кызларга бик тә килешеп тора. Мондый форма арзангарак та төшә, блузкалар сатып алырга да кирәкми, алмаш якалар булса - шул җиткән”.
Бөгелмәнең 9 нчы мәктәбендә дә совет үрнәгендәге кызлар формасын сайлаганнар. Ә малайлар ак күлмәктән, кара чалбардан йөриячәк.
Шуның белән бергә республика шәһәр-районнарында соры костюм мәктәп формасының популяр варианты булып калуын дәвам итә. Мисал өчен, Түбән Каманың аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 11 нче мәктәбендә соры төстәге форма керткәннәр. “Без форманы үзәкләштерелгән тәртиптә сатып алмыйбыз. Һәр сыйныф бу мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә хәл итә, хәзер сайлау мөмкинлеге бик зур бит”, - дип аңлата мәктәп директоры Алла Огородова.
Бөгелмә районының Акбаш мәктәбендә дә хәлләр шундыйрак. Директор Гөлнур Мадьярова сүзләренчә, соры төстәге мәктәп формасын ата-аналар сайлаган һәм һәркем үз баласын үзе киендерергә карар кылган.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Татарстан алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәм итүгә 550 млн сум акча бирелә
Татарстанда «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм» гранты расланды, аны финанслау күләме 550 миллион сум тәшкил итәчәк, бу ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы буенча.
Татарстанда 2026 елга М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә
Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирү конкурсында катнашу өчен кандидатларны сайлап алу процедурасы дәвам итүе турында хәбәр итә.
Илебездәге иң массакүләм ярыш – бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы камилләштерелә
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Россиядә олимпиада хәрәкәтен камилләштерү буенча ведомствоара эшче төркемнең (МРГ) икенче утырышын үткәрде.
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз