Ике атна эчендә - 4 миллион сум

2013 елның 19 августы, дүшәмбе
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе башланганга ике атна гына узды әле. Ләкин инде шушы вакыт эчендә генә дә халык ярдәменә мохтаҗ укучылар өчен барлыгы 4 миллион сумга якын акча җыелган.
14 август мәгълүматларына караганда, әлеге 4 миллион сум акчаның бер өлеше беренче сыйныфка барачак 1 969 баланы тиешле уку әсбаплары һәм мәктәп формасы белән тәэмин итүгә тотылачак. Әлеге нәниләрнең 1 269ы ярдәмгә мохтаҗ, ә 297се - күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнә. Араларында әти-әнисе яки үзләре инвалид, ата-анасы эшсез булган балалар да бар.
Инде бер кат хәбәр иткәнчә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе беренче сыйныфка керүче нәниләргә генә түгел, ә 2-11 сыйныф укучыларына да ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта шундый 1 635 балага акчалата ярдәм күрсәтелгән инде.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе акча җыю чарасы гына түгел. Аның кысаларында Татарстан шәһәр һәм районнарында төрледән-төрле бәйрәм чаралары уздырыла. Аларның нинди темаларны үз эченә алачагын һәрбер район үзе билгели. Республиканың кайбер төбәкләрендә әлеге күркәм акциягә багышлап, хәтта, берничә чара да уза икән.
Исегезгә төшерәбез, әлеге акция август башында башланып китте. Аның төп максаты - мохтаҗ гаиләләргә балаларын мәктәпкә әзерләргә ярдәм итү. Быел укырга керәчәк 36 мең баланың якынча 6 меңе махсус ярдәмгә мохтаҗ. Акциядә төрле оешма, предприятие, шәхси эшмәкәрләр генә түгел, ә гади халык та катнаша ала. Моның өчен акчаны түбәндәге хисапка юлларга кирәк:
Благотворительный фонд АК БАРС СОЗИДАНИЕ»
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
корреспондентский счет 30101810000000000805
назначение платежа «Помоги собраться в школу»
Тулырак мәгълүматны (843) 519-38-53 телефонына шалтыратып, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондыннан алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International