Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Россия Мәгариф министрлыгына кадрлар әзерләгәндә төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алу өчен федераль проектның «Профессионалитет» мәгариф-җитештерү кластерларын финанслауга чираттагы сайлап алуны уздырганда субъектларның тәкъдимнәрен карарга кушты. Мондый йөкләмәне ул Төньяк Кавказ федераль округының (ТКФО) социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында белдерде. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.