Әлмәттә III Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесе уздырачак

2023 елның 12 мае, җомга

17 майдан 19 майга кадәр Әлмәттә «Һөнәре буенча иң яхшы» III Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак. Анда РФ машина төзелеше комплексы предприятиеләре катнашачак.

Вакыйга ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә Әлмәт районы башкарма комитеты тарафыннан оештырыла. Аның төп максаты - эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру. Белгечләрне 11 номинация буенча бәяләячәкләр: иң яхшы токарь, иң яхшы МСР слесаре, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы электромонтер, ПУ белән станоклар операторы, иң яхшы мастер, иң яхшы остаз, яшьләр белән эшләү буенча иң яхшы белгеч һ.б.

Теләгән һәркем сәнәгать робототехникасы, проектлар белән идарә итү буенча бушлай мастер-класслар уза алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International