«Профессионалитет» федераль проекты электрон сәнәгать һәм робототехника индустриясе тармакларын тулыландырачак

2023 елның 16 мае, сишәмбе

16 төп юнәлештән тыш, хәзер аңа электрон сәнәгать һәм робот техникасы индустриясе тармаклары керәчәк. Шулай ук төбәкләргә мәктәпләр төзелешенә 4,5 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар белән оператив киңәшмәдә сөйләде.

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин искәрткәнчә, Россия Президенты  биш елда икътисадның өстенлекле тармаклары буенча миллионга якын эшче һөнәрләре белгече әзерләү бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International