18 майда 12:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) "Балалар иҗтимагый берләшмәләре көне" Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Мәктәп укучылары пионерия тарихы, заманча проектлар һәм "Движение Первых" Россия хәрәкәте катнашучылары өчен нинди мөмкинлекләр ачылуы турында белә алачак.
Дәрес эфиры Россия Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә, "ВКонтакте" социаль челтәрендә, балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты сайтында, Россия мәгариф академиясе һәм аның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге берләшмәсендә бар.