Акыллы шәһәр һәм нейрочелтәрләр: университет стартаплары эшкуарларга ничек ярдәм итә

2023 елның 19 мае, җомга

Эшкуарлык "Кайнау нокталары"нда бөтен Россия буенча беренче "Технокод" фестивале узды. Оештыручы - "Университет технологик эшкуарлыгының платформасы" федераль проекты.

"Газпром нефть - Технологик партнерлык" ҖЧҖ компаниясенең бурычлары нефть һәм газ чыгарганда кешесез технологияләрне үстерүгә, шулай ук чыганакларны гидродинамик модельләштерүдә ясалма интеллект куллануга багышланган иде.

Ә менә "Уралхим" химик компаниясеннән кейслар: бүлмә температурасында эшләүче азык-төлек куерткычларны  табу технологиясен уйлап табу.

"Ситроникс" компаниясе, ул шул исәптән акыллы шәһәр өчен карарлар белән шөгыльләнә, машина күрү/укыту нигезендә торак пунктларда яктыртылу мониторингын автоматлаштыру буенча кейс эшләгән. "Иннохаб Росатом" Россиядә электромобильләр индустриясен яңа дәрәҗәгә чыгару турында глобаль күзаллау уйлап табарга тәкъдим итте.

Әлеге бурычларны хәл итүне Россиядән теләсә нинди студентлар командасы бер ай дәвамында тәкъдтим итәргә  мөмкин. Иң яхшы идеяләрне тәкъдим иткән коллективлар аларны бизнес вәкилләре белән бергә эшләп бетерә һәм II Бөтенроссия стартап-студия форумында 2023 елның көзендә тәкъдир итә алачак, ә перспективада - эшкә урнашу яки стартапка инвестицияләр кертү турында тәкъдимнәр алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International