Казанның Яңа Савин районында ике балалар бакчасы төзү эшләре дәвам итә. Аларны быел ачарга ниятлиләр. Һәр учреждение 220 бала кабул итә ала.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен Адоратский, Четаев, Чистай һәм Ямашев проспектлары чикләнгән территориядә төзиләр. Яңа Савин районы шактый тыгыз урнашкан, балалар бакчаларында урын җитми, шуңа күрә берьюлы ике балалар учреждениесе төзергә булганнар. Февральдә төзелеш мәйданчыгында шәһәр мэры Илсур Метшин булды.