Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавы

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Ихлас күңелдән сезне, укытучыларыгызны һәм әти-әниләрегезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәм.

Бу көндә барыбызның да күңелләрен шатлык хисләре били: мәктәп программасы үзләштерелгән, гомернең мөһим этабы йомгаклана. Мәктәп еллары хәтерегездә мәңгегә калачак һәм сез беренче дәресләрегезне, якын дусларыгызны, тәүге җиңүләрегезне җылы хисләр белән искә алырсыз. Шул ук вакытта күңелдә дулкынлану да зур: алда – чыгарылыш имтиханнары. Әлеге сынауны барыгыз да уңышлы узар һәм бердәм дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләр булыр, дип ышанам.

Соңгы кыңгырау – укытучылар өчен дә дулкынландыргыч мизгел, олы хезмәт куелган эшне йомгаклау. Мөгаллим өчен һәр чыгарылыш – күңел китабының аерым  бите. Анда һәр баланың сәләтен ачу, тормышка әзерләү өчен сизгерлек,  сабырлык, кайгыртучанлык, йөрәк җылысы урын алган.  Унбер ел дәвамында укытучылар сезнең өчен остаз да, киңәшче дә, дус та булдылар,  киләчәктә сез ирешкән уңышлар, яулаган үрләрдә аларның өлеше зур икәнлеге хәтерегездә сакланса иде.

Хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге бәйрәм – сезнең өчен гаять зур куаныч. Мәктәп елларында балаларыгыз белән гел янәшә булдыгыз, һәрдаим ярдәм иттегез, алга таба да туган йорт ишекләре аларга һәрчак ачык булыр. Киләчәктә аларның сезгә терәк-таяныч булуларын телим, бәхетле һәм уңышлы булсыннар!

Кадерле укучылар, әлбәттә, сез  үз алдыгызга зур юл һәм олы максатлар куясыз. Бу юл гади түгел, ләкин ул мавыктыргыч, кызыклы һәм ачышларга бай булачак. Тормышта үз урыныгызны эзләгез, кыю максатлардан курыкмагыз! Ирешелгәннәрдә туктап калмый, камиллек юлларын эзләгез – барысы да сезнең кулда. 

Алда – җәй, барлык мәктәп укучылары һәм студентлар өчен көтеп алынган каникуллар. Ялларның имин, күңелле, файдалы үтүен телим.

Барыгызга да уңышлар, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын!

Татарстан Республикасы

мәгариф һәм фән министры                                                      И.Г.Һадиуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International