Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлавы

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Кадерле дуслар!

Бу көннәрдә илебезнең барлык чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлый. Бу һәр кешенең тормышында онытылмаслык вакыт.

Укучылар туган мәктәбен һәм укытучыларын чын күңелдән рәхмәт сүзләре белән искә алачаклар, чөнки алар бу еллар дәвамында янәшәдә булган һәм һәрвакыт ярдәм иткән кешеләр. Биредә сез яңа белемнәр алдыгыз, дус булырга һәм үз Ватаныгызны яратырга өйрәндегз,  өлкәннәр тормышына әзерләндегез. Һәм хәзер сез мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәчәксез, үз илегезнең тормышы һәм киләчәге өчен җаваплылык тотачаксыз. Иң мөһиме, дөрес,  күңелегезгә ятышлы һөнәр сайлау.

Сезгә төп теләк: милли традицияләрне, илебезнең тарихи һәм мәдәни мирасын кадерләп саклагыз, үзегезнең потенциалыгызны тулысынча тормышка ашырырга омтылыгыз.

Сезгә уңышлы имтиханнар, иминлек һәм барлык куелган максатларыгызны гамәлгә ашыруыгызны телим!

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International