Сергей Кравцов «Укытучыга рәхмәт» акциясенә старт бирде

2023 елның 26 мае, җомга

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов пәнҗешәмбе, 25 майда, «Белем бирүнең суверен системасы: уку елы нәтиҗәләре» онлайн-конференциясендә «Укытучыга рәхмәт» дигән ,  педагогларына һәм остазларына рәхмәт белдерү акциясенә старт бирде. Чарада мәгариф министры урынбасарлары Татьяна Васильева һәм Анастасия Зырянова, педагоглар, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты.

Сергей Кравцов искә төшергәнчә, Президент Указы белән бу ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде һәм россиялеләргә үз укытучыларына хезмәтләре, зирәклекләре өчен рәхмәт белдерергә тәкъдим итте. Россия мәгариф министры үзенең  укытучысы Людмила Николаевна Мешковага шалтыратып, аңа тормыш дәресләре өчен рәхмәт белдерде.

Людмила Мешкова үзенең барлык шәкертләре белән горурлануын билгеләп үтте һәм аларның күбесе зур уңышларга ирешкәнен сөйләде. Ул,  мәгариф министрына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Акциядә катнашу өчен, укытучы белән фотог а яки видеога төшәргә  һәм аны социаль челтәрдә #СпасибоУчителю хештег белән урнаштырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International