Киләсе уку елында укытучыларның хезмәт хакын исәпләүдә бердәм алым кабул ителәчәк

2023 елның 26 мае, җомга

Хезмәт хакын билгеләү буенча бердәм алымнар педагогларга түләүләрне формалаштыру принципларын төгәл аңларга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия бүген» Халыкара мультимедиа үзәгендә узган «Белем бирүнең суверен системасы: уку елы нәтиҗәләре» матбугат конференциясе барышында белдерде. "Укытучыга, бигрәк тә яшь кешегә, хезмәт хакы ничек исәпләнгәнлеге һәрвакытта да аңлашылмый. Шуңа күрә киләсе уку елында без хезмәт хакын исәпләүгә бердәм алымнар кабул итәчәкбез, укытучы үзенең  ни өчен хезмәт хакы алуын аңлар», – дип ассызыклады Сергей Кравцов.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, хезмәт хакын исәпләү системасын формалаштыру буенча регламентларны билгеләү өчен җитди эш алып барылган, анда барлык төбәкләрдән дә  вәкилләре катнашкан.

"Бүген бу эш тәмамлана. Киләсе уку елында карар кабул ителәчәк", - дип хәбәр итте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International