2026 елга кадәр илнең барлык төбәкләрендәге 1,5 мең көллият "Профессионалитет" проектына кушылачак

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

«Профессионалитет» федераль проектын 2026 елга Россиянең барлык төбәкләрендә 1,5 мең предприятиене җәлеп итеп, катнашучыларны  1,5 меңгә кадәр киңәйтү планлаштырыла. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Россия Хөкүмәтенең координация үзәгендә үткән  «Профессионалитет. Икътисад өчен яңа кадрлар: дәүләт корпорацияләреннән алып кече бизнеска кадәр" презентациясендә әйтте.

«2024-2026 елларда , Президент йөкләмәсен исәпкә алып, «Профессионалитет» киңәйтелә, мәгариф-җитештерү кластерлары саны артачак. Безнең бәяләүләр буенча, бу инде булганнарга тагын 170 берәмлек өстәлә. Проект нигезендә электрон сәнәгать, робототехника индустриясе, машина төзелеше, металлургия, фармацевтика, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, атом һәм башка тармаклар эшләячәк. Проект 1,5 мең предприятиедән 3 меңнән артык остазны җәлеп итеп, барлык төбәкләрдә 1,5 мең көллиятне колачлаячак», - диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International