Яр Чаллыда балалар һәм мәктәп яны лагерьлары эшли башлады

2023 елның 3 июне, шимбә

2023 елның җәендә 46 мәгариф оешмасында мәктәп яны лагерьлары  44 хезмәт һәм ял отряды эше оештырылачак.

Мәктәп яны лагерьлары программалары түбәндәге таләпләрне исәпкә алып формалаштырылган: «Беренчеләр хәрәкәте», «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы», «Остаз һәм педагогы елы» кысаларында чаралар булу, физкультура-сәламәтләндерү юнәлешендәге чараларның кимендә 70%ы, поликлиникалар белән килешүләр булу.  Лагерь программасында Орган залы, Картина галереясе һ.б. мәдәният учреждениеләрендә булу каралган.

Җәй көне хезмәт һәм ял лагерьларында 9,5 меңнән артык яшь Чаллы кешесе булачак, алар арасында авыр тормыш хәлендә калган балалар, СВО катнашучыларның балалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International