Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе дәвам итә. Әлеге хәйрия чарасы кысаларында беренче сыйныфка укырга керәчәк 4 меңнән артык бала уку әсбаплары белән тәэмин ителгән инде. Җыелган барлык акчаның гомуми күләме - 16 миллион сум.
Инде хәбәр ителгәнчә, быел Татарстанда 36 мең бала беренче сыйныфка аяк баса. Аларның 6 меңе махсус ярдәмгә мохтаҗ. 4 меңнән артык нәнигә әлеге ярдәмнең инде күрсәтелгән булуын исәпкә алсак, мохтаҗ балаларның барысы да 1 сентябрь көнне мәктәпкә өр-яңа букчалар белән барачак, дигән сүз.
Ярдәмнең иң зурысы - аз керемле гаиләләргә
Быелгы акция аша мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән беренче сыйныф укучыларының 2 меңнән артыгы азкеремле гаиләләрдә яши, 1 меңгә якыны исә күпбалалы гаиләләрдә гомер кичерә. Алар арасында мөмкинлекләре чикле гаиләләрдә тәрбияләнүче, ата-анасы эшсез яки үзләре инвалид булган нәниләр дә бар.
Шунысы да мөһим, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе беренче сыйныфка керүчеләргә генә булышуны максат итеп куймый. Аның кысаларында ярдәмгә мохтаҗ 2-11 сыйныф укучыларына да булышалар. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, быел республикада андый укучылар саны 8 меңнән артык. Хәзерге вакытта аларның 3 меңгә якынына махсус ярдәм күрсәтелгән инде.
Казанда якынча 1,5 мең балага ярдәм кулы сузачаклар
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында төрле бәйрәм чаралары уздыру да дәвам итә. Бу атнада нәниләр өчен бәйрәм тантаналары республика районнарында гына түгел, ә Казан шәһәрендә дә зурлап үткәрелә. Башкалабызда быел барлыгы 1,5 мең беренче сыйныф укучысы мәктәп кирәк-яраклары салынган махсус букчалар белән бүләкләнер, дип планлаштырыла. Аларның барысы да ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнә.
Кагыйдә буларак, укучыларга ярдәмне төрле оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр күрсәтә. Тик араларында мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузарга әзер гади халык та бар. Андыйлар акчаны түбәндәге хисапка юллый ала:
Благотворительный фонд АК БАРС СОЗИДАНИЕ»
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
корреспондентский счет 30101810000000000805
назначение платежа «Помоги собраться в школу»
Тулырак мәгълүматны (843) 519-38-53 телефонына шалтыратып, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондыннан алырга мөмкин.