Эксперт сессиясе барышында Россия Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин билгеләп үткәнчә, «Профессионалитет» федераль проекты социаль һәм төбәкара тигезсезлекне киметүдә зур роль уйный. Сергей Кравцов Россиядә соңгы ике елда урта һөнәри белем бирү системасын үстерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Көллиятләрдә әзерлек юнәлешләре регионнар икътисады таләпләре белән тәңгәлләштерелгән, демонстрацион имтихан кертелгән, укыту-җитештерү комбинатлары эше өчен шартлар тудырылган, тәрбия эше системасы актив үсә.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы рейтинг методикасының төп принциплары арасында - ачыклык, барлык мәгълүматларның үтә күренмәлелеге, үзгәрүчәнлек һәм даими яңарту мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.