Яңа уку елында укучыларны профориентацияләүнең бердәм системасы кертеләчәк

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Глобаль кадрлар мәсьәләсен хәл итү комплекслы, күпсекторлы характерда һәм ул Хөкүмәтнең эш бирүчеләр һәм мәгариф системасы белән бергә командада  эшен таләп итә. Бу хакта Петербург халыкара икътисадый форумында    «Россия хезмәт базары: хезмәт потенциалы торышы һәм аны үстерү механизмнары» сессиясендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова белдерде. Сессия эшендә Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев катнашты.

Татьяна Голикова ассызыклаганча, хезмәт базарында тәкъдимнең һәм ихтыяҗның һөнәри-квалификациягә туры килүен тәэмин итү мөһим.

Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев Россия Мәгариф министрлыгы төрле яшьтәге балалар өчен һөнәри юнәлеш проектларын гамәлгә ашыра, алар арасында - "Киләчәккә билет", төрле юнәлештәге инженерлык сыйныфлары, "IT-куб" үзәкләре, "Кванториум" балалар технопарклары, дип сөйләде.

Ул,  шулай ук, «Профессионалитет» федераль проекты кирәкле тармакларда кадрлар резервын формалаштыруга ярдәм итә,  дип билгеләп үтте. Россиянең мәгариф министрлыгы башка профильле ведомстволар белән хезмәттәшлектә даими хезмәт базары мониторингын үткәрә - бу нинди белгечләр әзерләргә кирәклеген билгеләргә, шулай ук СПО системасын үстерү стратегиясен төзергә мөмкинлек бирә.

Сессиядә катнашучылар хезмәт базарын үстерү перспективалары, илнең технологик суверенитетын тәэмин итү өчен аның ихтыяҗлары һәм мөмкинлекләре, эш бирүчеләр һәм эзләүчеләр өчен үзгәреп торучы чакыруларга җайлашуның конкрет механизмнары, шулай ук Россиядә хезмәт базарын җайга салу һәм стимуллаштыру механизмнары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International