Конкурс эшләрен - коррупциягә каршы плакатлар һәм видеороликларны кабул итү - конкурсның www.anticorruption.life сайтында бу елның 1 октябренә кадәр гамәлгә ашырыла. Күрсәтелгән сайтта Берләшкән милләтләр Оешмасының барлык рәсми телләрендә дә булган конкурс үткәрү кагыйдәләре урнаштырылган.
Конкурска Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә йомгак ясалачак.
Конкурс турындагы мәгълүмат белән Россия Федерациясе прокуратурасының Бердәм порталында https://epp.genproc.gov.ru/web/gprf/mass-media/news?item=87485150) танышырга мөмкин.
Катнашуга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла, аларга "Бергә коррупциягә каршы!", "Иң яхшы видеоролик" һәм "Иң яхшы плакат" номинацияләрендә конкурс эшләрен әзерләргә тәкъдим ителә.