Россиядә 20 июньдә старт алган кабул итү кампаниясендә Мәгариф министрлыгының 38 педагогик югары уку йорты һәм аларның 12 филиалы катнаша. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр. "Онлайн вузга керү" суперсервисына 34 педуниверситет һәм барлык филиаллар тоташтырылган.
2023/24 уку елында педагогик юнәлешләре буенча бюджетка 75 мең кеше керә алачак.
2023 елда педвузларда беренче тапкыр берничә профиль игълан ителгән, алар кысаларында абитуриентлар керү өчен юнәлешләр сайлый алачак. Болар - географик белем бирү технологияләре, мәгарифтә мәгълүмати системалар һәм технологияләр, технологик белем бирү һәм робототехника, белемдә сәламәтлек саклаучы технологияләр, инженер педагогикасы, мәгарифтә медиакоммуникация, һөнәри белем бирүдә эксперт-аналитик эшчәнлек.
Педагогик югары уку йортларында СВО катнашучыларының гаиләләренә квота гамәлдә. Абитуриентларга ярдәмгә БУДЬУЧИТЕЛЕМ.РФ бердәм навигаторы булдырылган.