Мәктәпләрдә квадрокоптерлар белән эшләргә өйрәтә башлыйлар

2023 елның 24 июне, шимбә

Россия укучыларын квадрокоптерлар белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар. Ул ОБЖга керергә мөмкин, дип сөйләде РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.

"Хәзерге квадрокоптерлар. Бездә хәзер яңа технологияләр барлыкка килә. Алар белән танышу, миңа калса, әлбәттә, кирәк ", - дип саный ул. Министр сүзләренчә, хәзер шулай ук ОБЖ курсын киңәйтү мөһим, Ватанны саклау белән бәйле компонентларга игътибар юнәлтергә кирәк.

Моннан тыш, Кравцов "ОБЖ" исемен "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләренә" дип атау  мөмкинлеге карала диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International