Казан балалар бакчаларында 1 сентябрьдә 400 урынга исәпләнгән 20 ясле төркем ачылачак

2023 елның 30 июне, җомга

Бу хакта Татарстан башкаласының Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре белән эшләү бүлеге башлыгы Татьяна Багаева педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсе секциясендә хәбәр итте.

«Соңгы елларда гына да Казанда 7,5 мең урынлык 34 балалар бакчасы төзелде. Һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең 37 бинасы капиталь ремонтланган», - дип сөйләде ул.

«Уңайлылык - сыйфат - нәтиҗә» озак сроклы шәһәр проекты кысаларында балалар бакчаларында 100дән артык махсуслаштырылган төркем ачылды. Моннан тыш, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен кыска вакытлы булу үзәге эшли башлады, дип өстәде Багаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International