Баулы мәгариф белгечләренең август киңәшмәсе “ХХI гасыр кулибиннары” дигән темага багышланды

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
Баулыда район мәгариф хезмәткәрләре авгус киңәшмәсенең пленар утырышы булды. Быел ул “ХХI гасыр кулибиннары” дигән темага багышланды. Бу исем белем бирү системасында балаларның техник иҗатына кагылышлы яңа алымнар куллануга басым ясый.
Муниципаль районның мәгариф бүлеге башлыгы Илмира Хөснуллина үзенең чыгышында 2012-2013 уку елында районның мәгариф системасындагы үсеш нәтиҗәләренә тукталды. Шулай ук киләсе уку елына булган максат-бурычлар турында да әйтеп үтте.
Киңәшмәгә нәтиҗәне муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин ясады. Чара районга эшкә кайткан яшь белгечләрне билгеләп узу белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International