Укучылар өчен атна саен узачак һөнәри юнәлеш буенча дәресләр 2023 елның 1 сентябреннән һөнәри юнәлешнең бердәм моделе кысаларында барлыкка киләчәк. Бу хакта РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең Чечен Республикасында узган мәгариф системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, төбәкләргә методик тәкъдимнәр җибәрелгән инде, алар нигезендә профминимумны гамәлгә ашыруның җиде юнәлеше каралган.
Шулай ук Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, илебез мәгариф системасының тәрбияви өлеше актив үсә.