Халыкара балалар үзәгендә 7 нче смена уза. Лагерьның 21нче көнендә иҗат, үз-үзеңне тормышка ашыру, фәнни эзләнүләр һәм дуслык мәйданчыклары үтте. Смена вакыйгалары укучыларда толерантлык тәрбияләүгә, башка кешеләрне һәм аларның фикерләрен хөрмәт итүгә , шулай ук планета язмышы өчен үз җаваплылыгыңны тою, дөнья, яхшылык, үзара аңлашу, гаилә, фән кебек гомумкешелек төшенчәләрнең кыйммәтен аңлау мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә Артекта Чаллы педагогия университетының 6 студенты вожатыйлар булып практика уза. Укучылар Илүзә Исламова һәм Лилина Зарипова практикаларын тәмамладылар инде .