Россиянең төрле төбәкләреннән бүләкләүгә башкалага 30дан артык кеше килгән иде. Алар арасында - филология факультетын тәмамлаган Альбина Нуруллина да бар . Аңа дипломны Мәскәү педагогика дәүләт университеты ректоры Алексей Лубков тапшырды.
Альбина биш курсның барысы да "отличнога" укыды. Ул - активистка, 3 елга якын "Инсайд" студентлар матбугат үзәген җитәкләде. Якын киләчәктә Яр Чаллы шәһәренең бер мәктәбе “кызыл” дипломлы яшь белгечне түземсезлек белән көтә. Альбина - рус теле һәм әдәбияты укытучысы.