76 нчы гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Никита Силин ике фән - әдәбият һәм инглиз теле буенча БДИда максималь балл җыйды. Аның копилкасында - 200 балл. Ул "Чаллы хәбәрләренә" имтиханнарга ничек әзерләнүе һәм кая керергә җыенуы турында сөйләде.
Никита имтиханнарга алдан ук әзерләнә башлавын, вакыт җиткәндә генә тотынып, паникага бирелмәс өчен күпкә иртәрәк башлавын сөйли. Әдәбият буенча тугызынчы сыйныф башланырга бер ай кала репетитор белән шөгыльләнә башлаган. Ә инглиз теленә 2020 елда к,оронавирус пандемиясе вакытында алына, тел мәктәбендә укый.
Никита 9 нчы сыйныф башына кадәр бу предметларны начар белүен таный, әмма вакытлар узу белән барысын да җайлап җибәрә алган. Шуңа күрә ул үзен ботаник дип санамый.
Тэги: #ЕГЭ #ИтоговаяАттестация #ГИА