Чаллыдагы һәр дүртенче чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 80-100 баллга тапшырды

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Яр Чаллыда һәр дүртенче чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханында 80-100 балл алган. Бу хакта Автоград мэриясендә үткән матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин әйтте. Быел  2154 кеше БДИ тапшырды. Аларның күбесе - 11 нче сыйныф укучылары, 34 кеше - урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар һәм 142се – кабат тапшыручы  чыгарылыш сыйныф укучылары. Имтиханнар җиде мәгариф учреждениесе базасында оештырылды.

 Җәмгыять белеме иң популяр фән булды - аны 750 укучы тапшырган, информатиканы - 559 укучы һәм биология - 349.

Гомумән алганда, быел 229  чыгарылыш сыйныф укучысына аттестат һәм  укуда аерым  уңышлары өчен медаль тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International