Казан федераль университеты, гадәттәгечә, талантлы яшьләрне үз студентлары сафына җәлеп итүгә йөз тота. Быел КФУ ректоры Ленар Сафин карары буенча БДИда 100, 200 һәм 300 балл җыйган беренче курс укучыларына бер тапкыр акча түләнәчәк. Матди ярдәмнән тыш, укучыларга Универсиада авылында, Россиянең иң яхшы студентлар кампусларының берсендә яшәү урыннары гарантияләнә.
19 июльгә Казан университетының кабул итү комиссиясенә йөз балл белән 323, ике йөз балл белән 18 һәм өч йөз балл белән бер гариза биргәннәр.