Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
1 нче сентябрьдән мәгарифкә кагылышлы федераль һәм республика законнары гамәлгә керде
2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
1 нче сентябрьдән “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы гамәлгә керде.
2012 елның 29 декабрендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” үз законын эшләүгә сәбәп булды.
Республика законы белем бирү өлкәсенә караган федераль закондагы үзгәрешләрне исәпкә алып, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карары белән оештырылган эш төркеме тарафыннан эшләнде. Татарстан Законының бюджет белән бәйле өлешләре исә 2014 елның 1 гыйнвареннан гамәлгә керә.
Әлеге закон Татарстан Республикасы белем бирү өлкәсендәге төп норматив-хокук акт буларак карала һәм белем бирүнең төп моментларын, аңлаешлы тел белән, төбәк, милли һәм этно-мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алып җайга салуга юнәлтелгән. Федераль законның нормалары, моңарчы булган закондагы кебек, яңа редакциядәге закон проектына күчерелмәгән. Чөнки бу Федераль законны кабатлауга китерә.
Закон тарафыннан туган телдә мәктәпкәчә белем, башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем алу, туган телне өйрәнү, белем бирү оешмаларында (яңа законда белем бирү учреждениеләре шулай атала) Татарстан Республикасы дәүләт телләрен тигез күләмдә укыту һәм өйрәнү өлкәсендә гамәлдәге нормалар саклана.
Бу документта Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының мәгариф өлкәсендәге вәкаләтләренең ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты һәм ТРның белем бирү өлкәсендә дәүләт идарәсе өчен җаваплы башкарма хакимият органы арасындагы бүленеше яңартыла.
Әлеге законда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларына багышланган аерым статья багышланган. Социаль-икътисади, экологик, демографик, этно-мәдәни һәм Татарстан Республикасының башка үзенчәлекләрен исәпкә алып, ТР Министрлар Кабинеты ТРда мәгарифне үстерү буенча максатчан программалар эшли һәм раслый. Шулай ук ТР Дәүләт Советына ел саен ТРда мәгарифне үстерү буенча программаларны тормышка ашыруның торышы турында хисап кертә.
Әлеге закон белән ТРда төп гомумбелем бирү программаларын тормышка ашыручы дәүләт белем бирү оешмаларында һәм муниципаль берәмлекләрнең муниципаль белем бирү оешмаларында белем алучы укучыларның киеменә булган төп таләпләрне раслауны ТР Министрлар Кабинетына йөкләргә тәкъдим ителә. Күрсәтелгән таләпләр нигезендә белем бирү оешмалары теге яки бу белем бирү оешмасында укучыларның киеменә куелган таләпләрне регламентлаучы локаль норматив актларын эшли ала.
Законда физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның белем алуын оештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Әлеге документ беренче сыйныфка кабул иткәндә сынаулар тапшыруны тыя, урыннардагы белем бирү системасы белән идарә итүче оешмаларның (РОНО) вазыйфаларын конкрет билгели, шәхси уку йортларын финанслауны күз алдында тота. Теге яки бу белем бирү оешмасын ябу, үзгәртеп кору яки кушу гамәлләре башкарылганда махсус комиссиянең бәяләмәсе нигезендә эш алып бару таләп ителә.
Шулай ук федераль дәүләт органнары һәм ТРның белем бирү өлкәсендә дәүләт идарәсе өчен җаваплы башкарма хакимият органы, җирле үзидарә органнары тарафыннан белем бирү системасын мониторинглау кертелә. Мәгариф үсеше торышы һәм перспективалары турында анализ ел саен хисап рәвешендә бастырып чыгарылырга һәм рәсми сайтларда урнаштырылырга тиеш.
Шулай итеп, әлеге закон Татарстан Республикасында, федераль закон белән РФ субъектлары вәкаләтләренә кертелгән вәкаләтләр кысаларында, белем бирү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуның нәтиҗәле механизмын формалаштырырга мөмкинлек бирә, дип саный закон проектын эшләүчеләр.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан укучылары республика чемпионатында бизнес-идеяләрен тәкъдим иттеләр
Казан шәһәрендә «Мәктәп бизнес-старты» проекты кысаларында бизнес-кейс буенча республика чемпионатының көндезге финалы узды.
Казандагы менталь тайпылышлары булган балалар ясалма интеллект ярдәмендә китап иҗат иттеләр
Казандагы менталь тайпылышлы балалар ясалма интеллект (ЯИ) ярдәмендә китап язганнар.
12
май, 2026 ел
Алексеевск районында капиталь ремонттан соң «Солнышко» балалар бакчасы ачылды
Җиңү бәйрәме алдыннан Алексеевск районында капиталь ремонттан соң «Солнышко» балалар бакчасы тантаналы рәвештә ачылды.
Татарстан — 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Россиянең топ-5 төбәге арасында
2025/26 уку елындагы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының чираттагы циклы тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз