Марий Эл Республикасында 27 июльдән 3 августка кадәр фин-угор халыклары Халыкара балалар лагере уздырыла. Оештыручылар булып Марий Эл Республикасы Яшьләр сәясәте комитеты һәм Марий Эл Республикасының "Эр вий" балалар һәм яшүсмерләр оешмалары берлеге" - "Яшь көч" иҗтимагый оешмасы Мари Эл Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә чыгыш ясый.
Чарада Татарстан Республикасыннан Кукмара муниципаль районының Урта Кумор авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 укучы составындагы «Бублиос» ансамбле катнаша. Ансамбль җитәкчеләре: туган тел һәм әдәбият педагоглары Мария Юркеева һәм Светлана Шахтина.