Казанда БДИ буенча йөз баллчылар саны артты

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Иртәнге киңәшмәдә дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре турында шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

"2023 елда 100 баллга БДИ Казанның 90 укучысы тапшыра алды. Бу үткән ел белән чагыштырганда алты тапкырга күбрәк. Иң күп баллы нәтиҗәләрне безнең укучылар әдәбият һәм рус теле буенча бирде”, - диде ул.

Әдәбиятны 100 баллга 31 укучы тапшырды, рус телен - 23 кеше. Тагын 11 кеше информатика буенча йөз баллы нәтиҗәләр күрсәтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International