Казан укучыларының БДИның уртача баллы Россия күрсәткечләреннән югарырак булган

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

"Гомумән алганда, безнең мәктәп укучыларының нәтиҗәләре ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булып чыкты. Казан укучылары рус теле һәм профильле математикадан югары нәтиҗәгә ирештеләр. Соңгы елларда әлеге тенденция саклана», - дип белдерде спикер.

Спикер мәгълүматы буенча, Казан чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теленнән БДИда уртача баллы 71,6 балл тәшкил иткән. Бурычларның минималь җыелмасын бары тик бер чыгарылыш сыйныф укучысы гына үти алмаган. Узган ел алар җиде иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International