Бөтенроссия педагогик династияләр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 4 августы, җомга

Педагогик династияләр вәкилләре өчен «Иң яхшы педагогик династия» бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар  кабул ителә башлады. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә педагог һәм остаз елы кысаларында үткәрелә. Конкурсны уздыру инициативасы Ульяновскида узган педагогик династияләрнең беренче сессиясендә яңгырады.

«Иң яхшы педагогик династия» Бөтенроссия конкурсы өч номинация буенча уздырыла.

Конкурс ике этапта узачак. Беренче этапта гариза бирергә кирәк, аңа династия әгъзаларының портрет һәм төркемләп  төшкән фоторәсемнәрен, шулай ук гаиләнең һөнәри эшчәнлеге һәм аның барлык вәкилләренең педагогик стажы, педагоглар буыны саны, аларның казанышлары һәм бүләкләре турында хикәя белән видеовизиткага сылтама бирергә кирәк.

 Барлык материаллар жюри бәяләячәк һәм  алдагы этапта катнашу өчен 30 династияне сайлап алачаклар.

"Иң яхшы педагогик династия" конкурсының икенче этабы 9 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Уфада узачак. Ул өч турны үз эченә ала.

Жюри әгъзалары һәр номинациядә җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләячәк. Конкурста иң күп балл җыйган династия җиңүче булачак.

Конкурста катнашырга теләүчеләр 15 сентябрьгә кадәр  ped.dynasty@bspu.ru.  эл. адресы буенча    гариза җибәрә алалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International