Мәгариф министрлыгы мәктәптә тарих укытуның бердәм программасын эшләде

2023 елның 4 августы, җомга

Мәгариф министрлыгы тарих укытуның бердәм программасын эшләде. Бу хакта Россия хөкүмәте әгъзалары белән үткән киңәшмәне видеотрансляцияләү  вакытында ведомство башлыгы Сергей Кравцов белдерде.

"Безнең төп коралыбыз - сыйфатлы тарихи белем, тирән  дөрес булган белем. Шуңа бәйле рәвештә министрлык тарафыннан тарихны укытуның бердәм программасы эшләнде", - дип хәбәр итте министр.

 Кравцов билгеләп үткәнчә, элек кайбер мәктәпләр һәм аерым укытучылар тарихны үзләре эшләгән программа буенча  укыткан, бу укытуның күп төрлелегенә китергән. Хәзер гомуми федераль программа буенча 10-11 сыйныфлар өчен беренче бердәм дәүләт дәреслеге булдырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International